Intertat.ru - Татарстан Республикасы электрон газетасы

«Мир» кинотеатрында «Алтын глобус»та җиңгән картиналар күрсәтелә

«Мир» кинотеатрында «Алтын глобус»та җиңгән картиналар күрсәтелә
27 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында кино сәнгатендә дәрәҗәсе буенча икенче урынны алып торган «Алтын глобус» премиясенең лауреат исеменә лаек булган кинокартиналары күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Казан тамашачысы Мартин Скорсезеның «Отступники» Дэнни Бойлның «Миллионер из трущоб», Джейсон Райтманның «Мне бы в небо» фильмнарын күрә алачак.

Программа кысаларында шулай ук, Дэвид Финчерның «Загадочная история Бенджамина Баттона», Кристофер Ноланның «Начало», Дина ДеБлуаның «Как приручить дракона» картиналары да кертелгән.

Фильм-номинантлар арасында Россия киносы «Край» да бар. Алексей Учительның драма әсәре «Алтын глобус»та быел «Иң яхшы чит ил фильмы» номинациясенә дәгъва кылды.

«Мир» кинотеатры уздыра торган чарада шулай ук, бәләкәй тамашачыларны да онытмаганнар. Бу көннәрдә биредә «Алтын глобус» алган биш анимацион фильм -«Тачки», «Рататуй», «ВАЛЛ*И», «История игрушек: Большой побег» һәм «Делай ноги»- иң яхшы җыр бүләге яулаган әсәрләрне тамаша кылырга мөмкин булачак.

Әзербәйҗан туризмны үстермәкче

Әзербәйҗан туризмны үстермәкче
Әзербәйҗан парламенты - Милли мәҗлестә туризм турындагы канун өстендә эш алып барыла. Мәдәният буенча комитет рәисе Низами Җафаров сүзләренчә, туризмны үстерү өлкәсендә берничә проект бар.

Аларда төп игътибар төбәкләрдә мәдәни һәйкәлләрне саклауга бирелә. Һәм сүз тарихи ядкарьләр турында гына бармый, этнографик кыйммәткә ия урыннар да саклауга мохтаҗ. "Бездә Нахичеван, Шәки, Абшерон кебек кабатлангысыз урыннар күп, анда тарихи биналар, һәйкәлләр, диалект, ризык, кием - барысы да уникаль. Без боларны барысын да күздә тотучы канун турында сүз алып барабыз", - дип ассызыклады Җафаров.

Сәясәтче сүзләренчә, туризмга караган кайбер кануни үзгәрешләр мәдәният турындагы законга да үзгәртәләр кертүне таләп итәчәк. "Быелгы ел - Туризм елы итеп игълан ителде. Һәм без Мәдәният һәм туризм министрлыгы белән берлектә Туризм турындагы закон өстендә эшлибез", - дип әйтте Н.Җафаров.

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»
Шушы көннәрдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы, иң үзенчәлекле, иң чибәр актрисаларның берсе Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык. Нәбиҗә ханым газетабызның сорауларына эчкерсез һәм тулы җаваплар бирде. Мәшһүр сәнгатькәрнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы фикерләре сезгә дә кызыклы булыр дип ышанабыз.

- Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә?

- Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, аңлашылмаган бәхәсләрдән Ходай сакласын иде.

- Сез бит әле, коеп куйган артист кына түгел. Ир хатыны да ана да, дәү әни дә. Сәхнә яки гаилә дигән ике яр уртасында калган очраклар булгаладымы?

- Булып алды, мондый очраклар. Әнкәебез бик каты авырды. Аны карау, янында тору кирәк иде. Шуннан мин баш режиссер Марсель Хәкимович Сәлимҗановка бардым да: «Мине театрдан бушатып торсагызчы. Ләкин аннары кире кайтарырлык итсәгез иде, әнкәем авырый, аны Казанга алып килеп тәрбиялисем килә»,- дидем. Ул миңа берничек тә каршы килмәде. «Ярар, борчылма, кара әниеңне»,- диде. Менә аның кешелеклеге. Урыны оҗмахта булсын. Ләкин минем туганнарым бик күп, үзебез карыйбыз дип, әнине Казанга җибәрмәделәр. Тормышымда шундый вакыт булып алды.

- Гаиләдә икегез дә күренекле кешеләр. Байтак еллар уртак тел табып яшәүнең серен нидән күрәсез?

- Без беркайчан да әйбәт булыйк, үрнәк булыйк әле, дип уйламадык. Тормыш катлаулы, кытыршылыклар бик күп булды. Вакытында дәшми калырга, хатын-кызга бигрәктә сабыр булырга кирәк. Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Янәшәмдә торган ирең ышанычлы булса, аның белән яшәү рәвешен аңласаң, түзәрлегең булса - түзәргә кирәк. Менә мин үзем дә никадәр кызу кеше булсам да, сабыр итәм. Безгә гомумән татар хатын-кызларына, сабырлык-түземлек хас. Һәм шул күркәм гадәтебез күп гаиләләрне саклап та калган. Әдәплелек, тотрыклылык — менә боларның барысын да гаиләдә булдырырга кирәк. Аннан соң балаларга да күчә бит ул. Үзебезнең татар кызларына уйлап, уйлап һәм тагын бер кат уйлап сабырлык белән гамәл кылырга киңәш итәр идем. Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр бит.

- Нәҗибә апа, гадәттә алма агачыннан ерак төшми диләр. Сезнең «алма» сәхнәгә таба тәгәрәмәгән. Моның сәбәпчесе әллә үзегезме?

- Әйе, монда минем өлеш тә бар. Чөнки мин үзем җиңел генә театрга кереп киттем дип әйтә алмыйм. Хәер, укып бетереп кайткач, мине тамашачы шунда ук күтәреп алды. Ләкин эшли-эшли төрле каршылыклар чыга. Мисал өчен бер генә сүз әйтәм, яшәү авыр булды, өскә-башка юк иде. Әти-әни киендереп тора торган кешеләр түгел без. Үзебез эзләп табарга тиеш идек. Бервакыт репетициягә, Туфан үзенә алган зәңгәрсу трикотаж ирләр кофтасы киеп килдем дә, миңа Хәлил Әбҗәлилов: «Нәҗибә, син менә шулай йөр. Сиңа шулай матур булып йөрү килешә, искиткеч матур бит син», - диде. Шунда шаккаттым... Көзгегә караган юк. Чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың. Кулда бала, өскә-башка юк. Режиссер булган кеше бөтен ягын күргәндер инде. Биш ел Мәскәүдә укып кайттык. Чын мәгънәсендә хәерчелек иде. Хәзер кешегә сөйләсәм, аны аңлаучы юк. Замандашларым аңласа гына. Үземнең хыялым укытучы булу иде. Математиканы, немец телен, химия фәннәрен яраттым. Бала дәресләрен әзерләгәндә, караштырырга тырыша идем. Рус телен әзерләгәндә: «Әни, син деревенский укыган, мин московский укыйм», - дия торган иде. Миннән ярдәм сорамый. Шулай бервакыт 4 сыйныфта укыганда математикадан чирегенә «3» ле чыгарганнар. Башлангычтагы укытучысы Мария Семенова елап диярлек өйгә килде. «Сезнең җаныгыз юкмы әллә? 3 ел балагызны укыттым, мәктәпкә килеп караганыгыз да булмады»,- ди. Кайда мәктәптә бала карап йөрисең? Вакыт юк бит. Көнгә ике тапкыр театрга чабарга кирәк, гастрольләргә китәбез. Үз тырышлыгы белән мәктәптән алтын медаль алып чыкты. Минем сүземне тыңлап укытучы булды. Тик менә хәзер журналистикага кереп китте.

- Иҗатыгызга килгәндә, Сез характерлы образлар тудырган артист...

- Характерлы образларга мине Марсель Хәкимович килгәч күчтем. Героинялар булып, җырлы рольләр уйный башлаган идем. Иҗатымның бу өлеше өзелеп калды. Бу скрипканың бер кылы өзелүе күк булды. Кыл өзелгәч, скрипка уйнамый бит инде. Марсель Хәкимович мине олы яшьтәге рольләргә күчерә башлады. Өлкән артистлар белән үзе теләгәнчә эшли алмый иде. Олыгайгач буыннар каткан кебек, олы кешене әвәләргә авыр иде аңа. Шуңа күрә, ул мине үзенчә «кулланды». Ләкин Празат абый мин теләгән рольләрне биреп барды

- Һәрбер артистның хыялланган роле була. Ә сез, эх менә бу образны эшләр идем дип нинди роль турында хыялландыгыз?

- Авылда безгә режиссер да кирәкми иде. Егерме йортлы авылда без «Галиябану»ны куя идек. Галиябану күңелдә калган инде. Шуны уйныйсы килеп калды. Минем тирәмдә нечкә, әче тавышлы җырчылар күп иде. Мин калкып китә алмадым. Басынкылык, авыл тәрбиясе комачаулагандыр. Үзем дә әрсез була белмәгәнмекн. Галиябану хыялымда гына калганына өзгәләнгәнемне Туфан, янәшәмдә яшәгәч аңлагандыр, күрәсең. Шуңа да, «Галиябану сылуым, иркәм»не язгандыр, дип уйлыйм. Бу спектакльдә Галиябану булып 70 яшькә җиткәндә сәхнәгә чыгып карадым. Ул инде Галиябану булып уйнау булмаса да, горурланып әйтә алам — сәхнәдән җырын җырладым, теләгемә ирештем.

- Сез тудырган образлар, барсы да халыкчан. Шуңадырмы, һәрберсе истә саклана. «Гөргери кияүләре»ндә Әүдәки ролен уйнавыгызны тамаша кылганда, Нәҗибә Ихсанова әллә чыннан да керәшен карчыгы инде дип куясың. Бер авазны да бутамыйча эшләп чыгасыз. Монда режиссерның гына тырышлыг түгел икәнлеге көн кебек ачык. Сез ничек шулай Әүдәки булып бетәсез соң?

- Спектакль барышында шундый итеп азартка кереп китәм. Үз-үземә хәтта әйтеп куям: тукта, әзрәк туктап тор. Мавыгып уйныйм. Образдан чыгып торсаң, кире керә алмас идем. Һәм чыккан кешеләр керә дә алмыйлар. Сәхнәдә мин Нәҗибә түгел, анда минем образым. Әгәр дә миңа реплика бирмиләр икән, тирә-юньгә карап алам тиз генә. Партнерымның репликасын таптап китимме, әллә көтимме? Ә бит сәхнәдә пауза ясарга ярамый. Әллә аның репликасын да әйтеп үземнеке белән ялгап китимме? Мәскәүдә шундый вакыйга булды. «Дивана» спектаклендә Ринат репликасын төшереп калдырды. Анда болай да безнең ике-өч җөмлә генә. Шул вакыт Искәндәргә карап алдым. Ул бик тәвәккәл, яшь кеше. Күзләре белән миңа: «Әйдә Нәҗибә апа, алып китегез», - дип ризалык бирде. Мин, син шулай әйтә идең, дип аның сүзләре белән үземнекен дәвам итәм. Реплика төшеп калса, дөрес булмый. Сәхнәдән бу бигрәк тә сизелә.

- Театрда көнләшү дигән төшенчә, аеруча үзен сиздерә. Әлбәттә, Сезнең уңышларга, Сезнең гаилә бәхетенә көнләшеп караучылар да булмаган түгелдер. Мондый очракларда каян сабырлык ала идегез?

- Андый кешеләрне беләм. Исемнәрен генә атап әйтмим. Бу очракта мин гаҗәпләнәм. Үзебез белән тормыш юлы узган, бергә укыган кешеләр дә шулай уйлый әле. Алар бит белә безнең Туфан белән ничек тормыш башлап җибәргәнебезне. Ул бит әле драматург Туфан Миңнуллин түгел иде. Пәйгамбәр булып минем яныма килеп басмады. Тормышның төбеннән күтәрелдек. Менә шуларны онытып, Туфан күктән төшкән дә, мине күтәреп йөртә, дип уйлыйлар. Мин һәрвакыт үз хезмәтем белән яшәдем. Тирем чыкмаса, мин сәхнәгә чыкмыйм, чыга да алмыйм. Көнләшүчеләр белән бәрелешмәдем дә, аларга сүз дә әйтмәдем. Күзләренә генә карадым. Туфан үз тырышлыгы, таланты белән бәреп чыкты. Шуның белән генә халык мәхәббәте яулады.

- Ирнең дәрәҗәгә ирешүендә хатынның да роле бар бит инде...

- Беләсезме, мин беркайчан да Туфанга тимәдем. Ул миңа гастрольләргә чыгып китәсең дип бәйләнмәде, үпкә белдермәде. Ул бер якка, мин икенче якка чыгып китә идек. Төрле сүзләр дә әйтә иделәр. Күңелгә, Аллаһның рәхмәте, бернинди шикләнү кермәде. Каләме кулыннан төшмәсен иде дип теләдем. Аның язганын укыган вакытта ук белдем. Туфан дөрес юлда икәнен белгәч, җиңелрәк. Күңелне тырнап торган чаклар булгалап ала инде. Ләкин барыбер Туфанга тимәдем, язсын гына, дөрес юлдан тайпылмасын дип Ходайдан ялвара идем. Безне Ходай ташламады.

Безнең халыкта җиңел җүләр үзен мактар, урта җүләр атын мактар, шыр җүләр хатынын мактар, ди. Бу ир кешеләргә карата әйтелгән. Ә менә хатын-кыз үзенең ире белән горурланып, кеше арасында аның абруен күтәреп сөйли икән, бу зирәк хатыннарның гамәленнән булыр. Бөек драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның хатыны буларак аңа яхшы тәрбия күрсәткән, аның белән илһамчысы булып торучы Нәҗибә Ихсанова, күрүебезчә, беренче Аллаһы Тәгалә, икенче ир дигән язылмаган канунга, татарча яшәү рәвешенә гомер бакый тугырыклы.

Кара Чишмә тарихы... Чаллының күргәзмәләр залында?

Кара Чишмә тарихы... Чаллының күргәзмәләр залында?
Яр Чаллы шәһәрендә сәнгатьнең бар тармаклары да үсештә. Күптән түгел Яңа шәһәрдәге рәсем галереясендә һәвәскәр рәссам Ирек Мәссаровның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Ирек Наил улы үзе – энергетик, Чаллы электр челтәрләренең бер подстанциясендә хезмәт куя. Буш вакытларында кулына гади карандаш, авторучка ала. “Бер график хезмәтне тәмамлар өчен җидешәр стержень яисә унышар карандаш бетерәм”,- ди ул.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналарның күбесе – график эшләр, портретлар. Барлык иҗат эшләрен туплый торган, аларны бәйләп тора торган уртак тема - рәссамның туган җире – Чирмешән районының Кара Чишмә авылы тарихы. Ирек әфәнде туган авылы мисалында татар халкының аз өйрәнелгән катлаулы һәм фаҗигале чорын, XVIII-XIX гасырларны рәсем теле аркылы сүрәтләп бирүгә ирешкән. Бу эшнең үзәген авылда ишеткән риваятьләр, архив чыганаклары, авыл оешу турында тарих укытучысы Һаҗәр Хуҗихановадан ишетеп калган мәгълүматлар, аксакаллар сөйләгән вакыйгалар тәшкил итә.

Күргәзмәгә куелган әсәр каһарманнарының (ир-ат һәм хатын-кыз костюмындагы) детальләре, көнкүреш әйберләре, җирле табигать үзенчәлекләре бик оста сүрәтләнгән. Бирегә рәссамның бөтен иҗаты да куелмаган әле (кече залда уздырылу сәбәпле). Берничә декоратив-гамәли сәнгать үрнәге останың бар диапозонын чагылдыра алмый. Шулай да, жанр төрлелеген чамалау кыен түгел: биредә күренекле авылдашларның портретлары да, тарихи графика да, майлы буяу белән эшләнгән натюрморт та бар иде. Чишмә буенда кич утырулар, Сабантуйлары, авылдагы беренче кешеләрнең игенчелеккә керешүе, урманчылар эше - барысы да калку һәм якты, шатлыклы буяулар белән гәүдәләндерелгән.

Рәссамның туган як табигатенә карата тирән кызыксынуы нәсел җепләре белән дә бәйләнгән: халык хәтере буенча Ирек Мәссаровның бабасының әтисе Әхмәтвәли күп кенә сабан туйларының җиңелмәс батыры булган, әлеге пәһлеван үз җилкәсендә ат кадәр атны күтәреп тора алган дип сөйлиләр!

Рәсем остасының бу инде икененче шәхси күргәзмәсе икән. Беренчесе район үзәге Чирмешәндә 30 декабрьдә (үткән елны) ачылып, зур уңыш белән узган. Якташлары Ирек әфәнденең иҗатына югары бәя биргәннәр. Чаллы күргәзмәсендә дә чирмешәнлеләр күп җыелган иде. “Син - безнең авылның Шишкины!”, - диде Габделхәй Таһиров.

Казаннан да кунаклар кайткан иде. Икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы, күренекле эшмәкәр Риф Борһанов сәләхиятле авылдашы Ирекнең эшләрен Мәскәү тамашачысына күрсәтергә дә лаеклы һәм без әле аны оештыруда ярдәм итәргә әзербез дип белдерде. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Хәерле иртә!” тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы Илдар Кыямов та Ирек Мәссаровның авылдашы. Аның туган авылы турында китап язарга теләк белдерүе рәссамга яңа иҗат канатлары куйгандай була.

Гади генә бер авылдан сүрәт остасының үсеп чыгуы шактый кызыклы. Авыл кырына килеп урнашкан нефть вышкасы алты яшьлек Иреккә күңел күзен ачарга этәргеч була. Өйгә кайткач кулына карандаш алып ул аның рәсемен кагәзьгә төшерә. Өлкәннәрдән яшереп инде, билгеле... Авылга атаклы баянчы Рифкать Гомәровның кайтып төшүе үсмердә гармун уйнарга өйрәнү теләген кузгата. Нәкъ Рифкать кебек өйдереп уйныйсы килә егетнең. Әнә шулай гармун шыңгырдатып, сугыш турында рәсемнәр ясап айлар арты айлар уза. Үз дөньясына бикләнебрәк яшәүче улына карата көннәрдән бер көнне әни кешенең дә сабыр савыты тула: “Җитме сиңа, юкмы, гармун акыртып, немец башы ясап утырырга?!”, дип, әнисе булачак рәссамны кисәү агачы белән мунчага кадәр куып бара...

Рәсем сәнгатенә җитди омтылыш әйләнә –тирәне үзенчә күрә белгән Ирекне Әлмәт шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә алып килә. Яр Чаллыда соңгы елларда дизайнерлар курсын да тәмамлый ул. Үзлегеннән дә күп өйрәнә, тәҗрибәләр ясый, эзләнә. Сыерчык оясы кадәр (12 квадрат метрлы) бүлмәсендә караваттан кала төртелер урын да юк. Бөтен җирдә картиналар, агач тамырларыннан ясалган композицияләр, портретлар һәм конструкторлык эшләнмәләре урнаштырылган. Чыгарып ташланган икенче материаллардан җыелган пушка, самолетлар, Бөек Ватан сугышы чорындагы немец автоматы макеты, агачтан кырып эшләнгән скульптуралар Ирек Наиловичның тынгысыз иҗат фантазиясе, рухланып иҗат итүе турында ачык сөйли. Ләкин яшәү шартларының кысынкы булуы киң иҗат эшчәнлеген җәелдерергә ирек бирми – Ирекнең иреген чикли.

Яр Чаллы Картиналар галереясе директоры Флера Гайнетдинова болай диде: “Ирек - ХХI гасырның патриоты, чөнки үзенең каны, геннары буенча килгән тарихи вакыйгаларны, күңелнең иң тирән җирләреннән чыгарап, аны гүзәл әсәргә әйләндереп, шул ук вакытта заманчалыгын да югалтмаган әсәрләр тудыру - бик зур хезмәт. Олы хыял белән яши белүче кеше генә шундый тарихи картиналар тудыра ала дип исәплим мин”.

“Ирекнең үз теле һәм кулы (почеркы) инде формалашкан, - ди атаклы рәссам Анатолий Пашин. - Әлеге ”Туган авыл тарихы” сериясен матбугатта бастырып чыгару да татар мәдәниятына саллы өлеш булыр иде. Халыкның меңәр еллык акылын сәнгати күзаллавын үзендә туплаган асылташ һәм җәүһәргә тиң затлар (самородоклар) була. Сез – шуларның берсе”.

Ирек әфәнде картиналарында Кара Чишмәнең кырык уймак чишмәләре, кендек каны тамган гүзәл җирнең җан авазы, сүз белән сүрәтләп булмый торган җылылык, мәңгелек образлар. Бу - адәм баласына көч биреп торучы, аны алгысытып яшәтүче газиз туфрак – Туган авыл, ата-баба рухының Өнсез Авазы...

Машина "күңеле"

Машина "күңеле"

Ике ел элек машинамнан уңмадым дип йөри идем. Алдагысы белән бер дә интекмәдем, монысы - җанымны алды: көн саен берәр нәрсәсе бернинди сәбәпсез ватылып тора. Автотөзәтүчеләр аптырыйлар иде, гадәттәгечә, тегесен, я башкасын алыштырырга киңәш итәләр иде. Мин сатып алам, алыштырам, башкасы эшләми башлый. Акчасы ул кадәр күп китми иде анысы, иске частьләр сеңлемнең ире машинасына күчә барды. Кияүнең машинасы күптән чүплеккә китәсе булса да, минем иске "ярамас" частьләр белән көннән-көн "яшәрә" бара, туктап тормыйча чаба бирә, минеке һаман "кәҗәли". 

Ничек итеп кенә сүкми идем машинамны. "Күпме мине мыскыл итәчәксең, хайван, - дим. - Беренче көннән башлап җимерелеп кысасымны китерәсең. Иске машинамны калдырган булсам, рәхәтләнеп йөрер идем. Сиңа кызыктым яшьрәк, имеш. Килбәтсез!" - диеп көпчәгенә дә тибеп алам тегенең.

Көннәрдән беркөнне бер таныш кыз белән барабыз, коеп яңгыр ява, юлы да әйбәт түгел. Тотынды "Лада"м "кәҗәләнергә". Светофорга туктыйбыз - кабынмый гына бит, әллә нинди тавышлар чыгара, урынында сикереп ала. Җен ачуларым чыкты, бар белгән сүгенү сүзләрен әйтеп бетердем. Машина бөтенләе белән туктап калды. Борылу рөхсәт ителгән бердәнбер рәттә торам, артымнан чират төзелде, тирә-якны яңгыратып барысы да сигнал төймәсенә баса, мине сүгәләр, ә мин нишлим? 

Таныш кыз әйтеп ккуймасынмы: "Ярый әле, ул ишектәге йозакларны җимерми. Юкса эченә дә утыртмас иде, ул бит сине күрә алмый", - ди.

Егылып китә яздым, ул машина турында аны кеше итеп сөйли. "Акылыңа кил, ни сөйлисең", - дим. Ә ул миңа игътибар да итмичә, машинаны руленнән, ишекләреннән сыйпарга тотынды. "Нинди тәти кыз, син шундый матур, син шундый яхшы, бигрәк тә акыллы. Үпкәләмә бу тилегә, бар ир кешеләр дә шундый башсыз бит. Ул сине башка рәнҗетмәс, мин аңа аңлатырмын, оялтырмын, ул синнән гафу үтенер. Барасы бар бит, ярдәм ит инде!" Соңыннан миңа таба борылды да, гафу үтенергә кушты. Мин үзем дә сизми калдым гафу үтенгәнемне. Инде кабыз, ди кыз. Кабызып караган идем, машина тавыш-тынсыз кабынды, кузгалып киттек. Соңыннан танышым миңа җыен тузга язмаган әйберләр сөйләп барды. Имеш, машинам горур холыклы. Аңа кычкырып дәшәргә ярамый, сүгәргә ярамый. Аны назлап кына торырга кирәк. "Машиналар бит хатын-кыз кебек. Берсе - барысына да түзә, ташлап кына китмәсен, икенчесен яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, шул вакытта гына ул синең өчен барысын да эшләр. Сиңа машинаның менә шундые туры килгән. Беренче мәртәбә нидер барып чыкмагач, син аны нык үпкәләткәнсең, ул сиңа шуны гафу итә алмый. Син гафу алыр өчен тырышырга тиешсең. Аңа бит күп тә кирзк түгел - бер яхшы сүз!"


Әлбәттә, мин рәхәтләнеп көлдем. Тик машина белән икәүдән икәү калгач, әйттем үзенә: "Син миңа үпкәләмә инде, дустым, холкым начар, телем әшәке. Тик сине башка рәнҗетмәм дип сүз бирәм, ләкин син дә минем теңкәмә тимә. Бергә булыр өчен, бер-беребезгә юл куярга кирәк".

Иртән гаражга килү белән исәнләштем, салонга утырып хәл-әхвәлләрен сораштым. Шуннан бирле тату яшибез. Мин аны юкка-барга ачуланмыйм, ул да миңа "этлек" ясамый.

Хатын-кызлар белән дә хәзер башкачарак сөйләшәм. Өйләнеп тә алдым. Югыйсә беренче хатын белән аерылышкач, биш ел буйдак килеш йөрдем.

Сезгә көлкедер инде. Ләкин чын дөресе шул.

Дмитрий Медведев Казан белән Сочида иминлек чараларын арттырырга кирәклеген әйтте

Дмитрий Медведев Казан белән Сочида иминлек чараларын арттырырга кирәклеген әйтте

25 гыйнвар көнне Мәскәүдә Россия Федераль иминлек хезмәтенең киңәйтелгән коллегиясе узды. Дүшәмбе кичендә Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында булган террор акты уңаеннан узган әлеге утырышта Россия президенты Дмитрий Медведев та катнашты. Утырышта президент транспорттагы иминлек өчен җаваплы чиновникларны вазифаларыннан азат итәргә кирәклеген әйтте, шартлауны оештыручылар табылып, җәза алачагына ышандырды.

Мәскәүдә 25 гыйнварда булган шартлауны һәм 2010 елда террор актлары саны артуны ил башлыгы Россия Федераль иминлек хезмәте, Террорга каршы комитет һәм башка хокук саклау органнары өчен бик җитди сигнал икәнен билгеләп узды. Хокук саклау органнары терроризм белән көрәшкә барлык көчләрен куярга тиеш, дип белдерде Медведев. Россия халкына исә ул уяулыкны югалтмаска киңәш итте.

Россиядә террор актлары саны арту уңаеннан Медведев илдә киләсе елларда узачак зур халыкара чараларны - АТЭС саммиты, Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпия уеннарын мөмкин кадәр имин итәргә кирәклеген ассызыклады.

Явызлык кылучыларны җәһәннәм көтә

Явызлык кылучыларны җәһәннәм көтә

Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил Гайнетдин "Домодедово" аэропортында теракт оештыручыларны үлгәннән соң җәһәннәм көтә дип белдерде. Ул фаҗига корбаннары туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашуын һәм зыян күрүчеләргә багышлап догалар укылуы хакында җиткерде.


«Бер гаепсез кешеләр үлде, хастаханәләрдә табиблар яралылар гомере өчен көрәшә. "Домодедово"дагы фаҗига берәүне дә битараф калдырмады», - ди мөфти һәм изге китаптан өземтә китерә: «Терактка заказ бирүчеләр һәм аны башкаручыларның исенә төшерәбез. Явызлык кылучыларны Аллаһ җәзасы көтә. Коръәндә Аллаһ кисәтә: «Кем уйлап үлем китерә, аның соңгы урыны - утлы җәһәннәм».

Татарстан мөселманнары кайгы уртаклаша

Татарстан мөселманнары кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Домодедово” аэропортында бер гаепсез кешеләрнең гомерен өзгән терактны кискен тәнкыйтьли”, - дип белдерде.

Илдус хәзрәт Фәизнең “Домодедово” аэропортында булган терактка бәйле рәвештә ясаган мөрәҗәгатендә: “Әлеге коточкыч акт, беренче чиратта, күпмилләтле Россия җәмгыятендә тотрыксызлык китереп чыгаруга, дәүләтнең, уртак Ватаныбызның нигезен җимерүгә юнәлдерелгән. Мондый терактны кылган һәм аның артында торганнарда бернинди дә кешелек сыйфатлары юк һәм әлеге җинаять өчен җәза каты булачак.

Татарстан мөселманнары исеменнән шушы фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән терактта яраланганнарның сәламәтләнүен сорап дога кылабыз”, - диелә.

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр

Татарстанда Мәскәүдәге террор актында зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерәләр
24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында булган террор акты сәбәпле Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Әлеге карар аеруча аэропортлар, эре транспорт үзәкләренә кагыла. Казанның «Столичный» автовокзалында, мәсәлән, хәзер пассажирларның багажлары тикшерелә.

25 гыйнвар көнне Татарстан Дәүләт Советында Мәскәдәүге шартлауда үлүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерделәр. Татарстан парламентының секретаре Лилия Маврина: «Барлык депутатлар исеменнән мин терракт вакытында зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Бездән нинди дә булса ярдәм кирәк булса, без аны, һичшиксез, күрсәтергә әзер», дип белдерде.

Казан мәчетләрендә исә бу көннәрдә Мәскәү аэропортында булган шартлауда яраланган кешеләрнең исәнлеге өчен дога кылалар.

Исегезгә төшерәбез, 24 гыйнвар көнне Мәскәүнең «Домодедово» аэропортында шартлау булды. Аның нәтиҗәсендә, соңгы мәгълүматларга караганда, 35 кеше һәлак булды, 113 кеше хастаханәләргә озатылды. Яраланучылар арасында Казан кешесе дә бар, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Әлегә ул Мәскәү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә ята. Кирәк булган очракта аңа Татарстан тарафыннан бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип әйтелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүендә.

Бәләкәчләргә 2 миллиард 772 миллион сум бирәләр

Бәләкәчләргә 2 миллиард 772 миллион сум бирәләр

Бүгенге көндә Татарстан буенча 25 меңнән артык сабый балалар бакчасына чиратта тора. Шуларның 15 меңе - Казан балалары. Чираттагы сабыйларның җиде меңнән артыгына 3 яшь тулган. Башкалада 3-7 яшьлекләр биш меңнән арткан.

Агымдагы елда «Бәләкәч» дип аталган президент программасы нигезендә 51 яңа балалар бакчасын ачарга һәм булганнарында өстәмә 128 төркем булдырырга җыеналар. Әгәр дә җитәкчелекнең бу нияте тормышка ашса чиратта торучы 10800 балага бакчага бару мөмкинлеге туачак. Бәләкәчләр чиратын киметү максатында файдалану өчен республика бюджетыннан 2 миллиард 772 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, социаль ипотека программасы кысаларында төзелә торган йортларның беренче катлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләренә биреләчәк.


Дәүләт тарафыннан әнә шундый җитди чаралар күрелгәч, 3 ел эчендә сабыйлар чираты бетәр дип фаразлана.

Плэй-оффтагы кебек...

СПОРТ

Хоккей буенча Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат ахырына якынлаша. Турнир таблицасында хәзер плэй-оффның беренче раундында очрашачак командалар ачыкланып бара. “Ак Барс”ка кем эләгер, әлегә билгесез. Әмма шунысы ачык: беркем белән дә җиңел булмаячак.

Казанның “Ак Барс” командасы чираттагы уенны Казахстанда астананың “Барыс” хоккейчыларына каршы уздырды. Хәтерләсәгез, казанлылар чемпион булып танылган соңгы ике елда плэй-оффны нәкъ менә казах кардәшләребез белән башлый идек. Кыенрак булса да, ике ел рәттән аларны уза алдык. Гомумән, Казан- Астана каршылыгында өстенлек тулысынча безнекеләр ягында: моңа кадәр уздырылган унөч очрашуның нибары берсендә (быел Казанда) “Ак Барс” җиңелүгә дучар. Ә турнир таблицасында хәлләр әлегә янә узган елларны хәтерләтә. Якташларыбыз икенче урында барса, казахлар җиденчедә. Алга таба хәлләр үзгәрмәсә, алдагы ике ел плэй-оффы кабатланачак.

“Адаш”ларына каршы бу уен “Ак Барс” өчен катлаулы булды. Узган турда Омскида җирле “Авангард”ка оттырган Казан командасы уенчылары озын юлдан соң хәл дә алырга өлегрмәде булса кирәк. Мәйдан хуҗалары исәпне сигезенче секундта ук ача алды. Бары тик икенче периодта гына Данис Зарипов исәпне тигезләде. Әмма соңгы периодта янә “Барыс” командасы алга чыкты. Уен алар файдасаны тәмамлана дигәндә генә, Зиннәтулла Билалетдинов капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды һәм плэй-оффның иң матур традицияләрендә казанлылар исәпне тигезләүгә иреште: 2:2. Овер-тайм берсенә дә уңыш китермәде, ә менә буллитлар сериясендә Дмитрий Казионов керткән алкага мәйдан хуҗалары җавап бирә алмады. Җиңү – “Ак Барс” кулында!

Ә ул арада Татарстан командалары нигезендә оешкан Россия җыелмасы Төркиягә - XXV кышкы Универсиадага юл тотты. 2009 елда Кытайда узган Универсиадада нәкъ шул ук принцип нигезендә оешкан җыелмабыз җиңү яулап кайткан иде. Россиянең студентлар җыелмасы составында барлыгы 22 уенчы бар: капкачылар Эмиль Гарипов («Нефтяник», Әлмәт), Евгений Орлов («Ак Барс», Казан), сакчылар Василий Токранов («Ак Барс», Казан), Егор Яковлев, Александр Сумин, Максим Сергеев (барысы да – «Нефтяник», Әлмәт), Андрей Сергеев, Николай Лукьянчиков (икесе дә – «Нефтехимик», Түбән Кама), Вячеслав Селуянов («Торос», Нефтекамск), Сергей Зуборев, һөҗүмчеләр Денис Голубев, Булат Шәвәлиев (барысы да – «Ак Барс», Казан), Ярослав Альшевский, Айрат Зиазов (икесе дә – «Нефтехимик», Түбән Кама), Рафаэль Әхмәтов («Нефтяник», Әлмәт), Марат Вәлиуллин («Казцинк-Торпедо», Усть-Каменогорск), Сергей Белоконь («Витязь», Чехов), Евгений Белухин («Металлург», Новокузнецк), Антон Лазарев (ХК «Рязань», Рязань), Сергей Сальников, Владимир Жмаев, Станислав Голованов (бар да – «Торос», Нефтекамск).

В Казани начался Чемпионат мира по хоккею с мячом

 В Казани начался Чемпионат мира по хоккею с мячом 

23 января на стадионе «Трудовые резервы» состоялось открытие Чемпионата мира по хоккею с мячом 2011. Участников чемпионата поприветствовал премьер-министр Татарстана Ильдар Халиков, который подчеркнул, что Казань – это город с большими традиционными традициями и татарстанцы рады принимать у себя в столице эти соревнования мирового масштаба. Гостям был подарен чак-чак, который вызвал особый восторг у иностранцев.

Чемпионат мира по хоккею с мячом 2011 открыл матч сборной России и США. В Казани было заметно морозно (местами до -25 градусов), во время игры к морозу добавился колючий снежок с порывами ветра. В этот день погода и российская сборная, казалось бы, должны были сильно расстроить заокеанских гостей. Но американцы активно играли, хотя и проиграли со счетом 0:17. 

Мячи забили: Ломанов, 16, 35, 46, 84-пен; Максимов, 25; Доровских, 25, 88; Ларионов, 38, 66, 75, 81; Свешников, 39, 58; Шабуров, 51, 82; Рязанцев, 54, 54.

Вторая игра чемпионата прошла между командами Швеции и Финляндии. Получилось боевая ничья 5:5. В составе сборной Финляндии три мяча забил самый активный нападающий команды «Динамо Казань» Сами Лааконен.

Третья игра прошла между Норвегией и Казахстаном, она завершилась со счетом 2:7. По словам пресс-службы чемпионата на стадионе было всего 100 болельщиков, видимо мороз сделал свое дело. Ведь даже с первой игры с участием российский сборной болельщики потихоньку расходились. Казахстан сделал серьезную заявку на выход в полуфинал. Но им еще предстоит встретиться со сборной США, которая настроена только на победу, и сильной российской сборной

Казанда дөнья чемпионаты старт алды

СПОРТ

Казанда дөнья чемпионаты старт алды

Казанда туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты башланды. 31нче тапкыр уздырылучы ярышларның беренче көнендә Россия хоккейчылары океан артыннан килгән кунакларның кәефен бик нык төшерде. Икенче уен бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә китерде.


2005 елда шулай ук Казанда оештырылган дөнья беренчелегеннән аермалы буларак, быел ярышларның төп уеннары шәһәр үзәгендә - “Хезмәт резервлары” стадионында уздырыла. Шул исәптән турниры ачу тантанасы да шунда үтте. Әлбәттә, туплы хоккейның популярлыгы бездә шуның кадәр генә. Әлеге спорт төрен, беренче чиратта, Дәрвишләр бистәсендә үз итәләр иде. Бирегә күчкәч, андагы халык та хәзер Б төркемендәге көчсез командалар уенын гына карый ала. Шуңа да кунаклар алдында бераз гына булса да матур булып күренсен өчен, “Хезмәт резервлары”на автобусларга төяп шактый гына кеше алып килергә мәҗбүр булдылар. Әлбәттә, аларның яртысы ачу тантанасыннан соң, тагын беразы Россия – АКШ уенының беренче таймыннан соң ук “таю” ягын карады...

Ярышларны ачу тантанасында республиканың я, һичьюгы, шәһәр башлыгы булмаса да, рәсми кунаклар шактый иде. Премьер-министр Илдар Халиков үз чыгышында кыскача гына Казанга килгән кунакларны спорт өлкәсендәге уңышларыбыз белән таныштырды, “Ак Барс”, “Рубин”, “Синтез”, “Динамо-Казан”, “Зенит-Казан”нар хакында искә төшерде, “КАМАЗ-Мастер”ны атап китеп, Татарстанның 2011 елны да уңышлы башлавы турында искәртте. Һәм барлык килгән кунакларны ярышларның югары дәрәҗәдә узасына ышандырды. Ярышларны ачу турында игълан итү хокукын алган Халыкара бенди федерациясе президенты Борис Скрынник татарстанлыларга рәхмәтен җиткереп кенә калмыйча, “һәрвакыттагыча, бу ярышларның оешкан төстә узачагына шикләнмим” дип белдерде. Бездәге гадәт буенча барлык килгән командаларга чәк-чәк бүләк ителде. Канада вәкилләренең шунда ук татарның татлы ризыгын кабып каравын, тәмлелегенә соклануларын үз күзләрен белән күрергә насыйп булды. Ашап бетергәнче чәк-чәк белән фотога төшәргә дә ашыктылар кунаклар.

Тантаналы ачылыштан соң исә мәйданга Россия һәм АКШ җыелма командалары чыкты. Ватандашларыбызның җиңәсенә беркем дә шикләнмәде булса кирәк. Шулай да кунаклар унбиш минут дәвамында үз капкаларын коры саклап кала алдылар. Ә аннан... Американнарның капкаларына туплар шул дәрәҗәдә тиз керә башлады ки, хәтта дикторлар гол керткән уенчыларның исемнәрен дә әйтеп өлгерә алмый иде. Ахыр чиктә исәп безнекеләр файдасына 17:0 булды. Унҗиде тупның унберен безнекеләр икенче таймда керттеләр. Казанлылар өчен шунысы куанычлы: дүрт тупның авторы булып “Динамо-Казан” уенчысы Игорь Ларионов кертте.

“Казанлылар” икенче уенда – Швеция-Финляндия арасындагы очрашуда да үзләрен күрсәтте. Күпләр соңгы ике елның дөнья чемпионнары булган шведларның җиңәсенә ышанса да, уен уртак нәтиҗә – 5:5 исәбенә тәмамланды. Суоми иле командасы “Динамо-Казан”ның иң нәтиҗәле һөҗүмчесе Сами Лааконен өч туп кертте.

Россия – АКШ 17:0 (6:0).

Тупларны керттеләр: Ломанов, 16, 35, 46, 84-пен; Максимов, 25; Доровских, 25, 88; Ларионов, 38, 66, 75, 81; Свешников, 39, 58; Шабуров, 51, 82; Рязанцев, 54, 54.

России җыелмасы түбәндәге составта уйнады: Гейзель, Ломанов, Доровских, Савельев, Погребной, Шабуров, Максимов, Викулин, Грановский, Булатов, Свешников; Кир.Хвалько, Рязанцев, Архипкин, Ларионов, Захаров.

Плэй-оффтагы кебек...

СПОРТ

Плэй-оффтагы кебек...

Хоккей буенча Континенталь хоккей лигасында регуляр чемпионат ахырына якынлаша. Турнир таблицасында хәзер плэй-оффның беренче раундында очрашачак командалар ачыкланып бара. “Ак Барс”ка кем эләгер, әлегә билгесез. Әмма шунысы ачык: беркем белән дә җиңел булмаячак.

Казанның “Ак Барс” командасы чираттагы уенны Казахстанда астананың “Барыс” хоккейчыларына каршы уздырды. Хәтерләсәгез, казанлылар чемпион булып танылган соңгы ике елда плэй-оффны нәкъ менә казах кардәшләребез белән башлый идек. Кыенрак булса да, ике ел рәттән аларны уза алдык. Гомумән, Казан- Астана каршылыгында өстенлек тулысынча безнекеләр ягында: моңа кадәр уздырылган унөч очрашуның нибары берсендә (быел Казанда) “Ак Барс” җиңелүгә дучар. Ә турнир таблицасында хәлләр әлегә янә узган елларны хәтерләтә. Якташларыбыз икенче урында барса, казахлар җиденчедә. Алга таба хәлләр үзгәрмәсә, алдагы ике ел плэй-оффы кабатланачак.

“Адаш”ларына каршы бу уен “Ак Барс” өчен катлаулы булды. Узган турда Омскида җирле “Авангард”ка оттырган Казан командасы уенчылары озын юлдан соң хәл дә алырга өлегрмәде булса кирәк. Мәйдан хуҗалары исәпне сигезенче секундта ук ача алды. Бары тик икенче периодта гына Данис Зарипов исәпне тигезләде. Әмма соңгы периодта янә “Барыс” командасы алга чыкты. Уен алар файдасаны тәмамлана дигәндә генә, Зиннәтулла Билалетдинов капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды һәм плэй-оффның иң матур традицияләрендә казанлылар исәпне тигезләүгә иреште: 2:2. Овер-тайм берсенә дә уңыш китермәде, ә менә буллитлар сериясендә Дмитрий Казионов керткән алкага мәйдан хуҗалары җавап бирә алмады. Җиңү – “Ак Барс” кулында!

Ә ул арада Татарстан командалары нигезендә оешкан Россия җыелмасы Төркиягә - XXV кышкы Универсиадага юл тотты. 2009 елда Кытайда узган Универсиадада нәкъ шул ук принцип нигезендә оешкан җыелмабыз җиңү яулап кайткан иде. Россиянең студентлар җыелмасы составында барлыгы 22 уенчы бар: капкачылар Эмиль Гарипов («Нефтяник», Әлмәт), Евгений Орлов («Ак Барс», Казан), сакчылар Василий Токранов («Ак Барс», Казан), Егор Яковлев, Александр Сумин, Максим Сергеев (барысы да – «Нефтяник», Әлмәт), Андрей Сергеев, Николай Лукьянчиков (икесе дә – «Нефтехимик», Түбән Кама), Вячеслав Селуянов («Торос», Нефтекамск), Сергей Зуборев, һөҗүмчеләр Денис Голубев, Булат Шәвәлиев (барысы да – «Ак Барс», Казан), Ярослав Альшевский, Айрат Зиазов (икесе дә – «Нефтехимик», Түбән Кама), Рафаэль Әхмәтов («Нефтяник», Әлмәт), Марат Вәлиуллин («Казцинк-Торпедо», Усть-Каменогорск), Сергей Белоконь («Витязь», Чехов), Евгений Белухин («Металлург», Новокузнецк), Антон Лазарев (ХК «Рязань», Рязань), Сергей Сальников, Владимир Жмаев, Станислав Голованов (бар да – «Торос», Нефтекамск).