Intertat.ru - Татарстан Республикасы электрон газетасы

Показаны сообщения с ярлыком ДИН ВАКЫЙГАЛАР. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком ДИН ВАКЫЙГАЛАР. Показать все сообщения

Мөселман эшкуарлары кызыксындырамы, әллә бинамы?

Мөселман эшкуарлары кызыксындырамы, әллә бинамы?

Прокуратура Тукай урамындагы 38 йортта тикшерүләрне дәвам итә.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янында урнашкан бу йорт бүгенге көндә күп сандагы дини китаплар, киемнәр, билгеләр һәм мөселманнар өчен кирәк –яраклар сатыла торган урын буларак билгеле.

IslamNews мәгълүмат агентлыгы биредә 15 гыйнварда тикшерүләр булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Бу атна башында анда янә Прокуратура вәкилләре күренгән. Алар эшкуарлардан бинаның законлы рәвештә арендага алыну таләпләре, шулай ук тыелган китаплар федераль исемлеге буенча сатыла торган әдәбият белән кызыксынганнар.

18 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре шул ук бинада урнашкан кафеда Казан пропискасы булмаган өчен бер мөслимәне тоткарлаганнар. Кыз үзе кафе хезмәткәре түгел, ул бары тик биредә эшләүче әнисе янына килгән булган, дип яза IslamNews.

Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Илнар Ибатуллин хәбәр итүенә караганда, бина язмышы атна ахырына билгеле булачак.

Кайбер мөселманнар фикеренчә, тикшерүләр әлеге тарихи бинаны тузган торак буларак юкка чыгару максатыннан уздырыла.

Студентлар хәзрәт белән очрашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, Россия Ислам университетында булып, мөгаллимнәр һәм студентлар белән аралашты.

Очрашу Коръәни-Кәримнең аятьләрен укудан башланды. Аннары сөйләшүне РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында мөселман яшьләре арасындагы проблемаларны искә төшерде. Яшьләр арасында татар халкы рухи мирасын популярлаштыру мөһимлегенә тукталды. «Бу уңайдан безгә Диния нәзарәте белән тыгызрак элемтәдә торып эшләргә кирәк», - диде ректор.

Илдус хәзрәт исә Татарстан мөселманнарына хас кайбер мәсьәләләргә тукталды. Хәзрәт республикада ислам үсешенең төп игътибар мәчетләр төзелешенә бирелгән беренче этабы төгәлләнде дип саный. Бүгенге көндә дин йортларының саны 1300дән артып китте. Шул ук вакытта белем бирүнең сыйфатын тагын да яхшыртасы барлыгын билгеләп үтте ул.

Очрашу вакытында Илдус хәзрәт Фәиз һәм ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин укытучылар һәм студентларның күп санлы сорауларына да җавап бирделәр, дип яза info-islam.ru.